Казан мәктәпләрен ремонт көтә
Казан мәктәпләрендә капиталь ремонт уздыру өчен шәһәр бюджетыннан 250 млн. сум акча бүленеп бирелгән. Бу суммага башкалабызның 106 мәгариф оешмасында, 81 спорт залында ремонт эшләре алып барылачак. Әлеге мәгълүматны Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Хадиуллин шәһәр мэриясендә узган матбугат-конференциясендә ассызыклады.
Илсур Хадиуллин сүзләренә караганда, 1нче сентябрьдән шәһәрнең тагын 22 мәктәбе уку елын яңа ашату системасы белән каршы алачак. Ягъни биредә ашату ланч-бокслар ярдәмендә булачак. Бу яңалык Казанның мәктәп туклануын оештыру буенча федераль конкурста җиңү яулавы сәбәпле мөмкин булган. Бүләк буларак Казанга мәктәп ашханәләре өчен җиһазлар алуга 80 млн. сум акча бүлеп биргәннәр.
Шулай ук җәйге лагерьлар дә ярдәмсез калмый. Шәһәр бюджетыннан аларда капиталь ремонт үткәрү өчен 14 млн.га якын акча бүленгән. Мисал өчен, шушы акчага ике лагерьда газ үткәреләчәк.
Бүгенге көндә ремонт эшләре башланган инде, аларны 1 июньгә тәмамларга планлаштыралар.
“Татар-информ” материаллары кулланылып әзерләнде.