Сабыр төбе – сары алтын
1 Apr, 2012 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем:

Ресурс авторы:
Әлмәт районы, Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Йосыпова Рима Мирзаһит кызы
Кеше өчен иң әүвәл – Намус, дигән,
Намусыңны сатып итмә табыш, дигән.
Байлык өчен илен – көнен саткан кеше,
Ике дөнья өчен дә ул явыз дигән.
Икенчесе иң кыйммәтлесе – Акыл, дигән,
Акылсызда акыл ягы такыр, дигән.
Акылсызда намус та юк, иман да юк,
Ялганга ант итеп барын сатар, дигән.
Өченче иң кыйммәтлесе – Әдәп, дигән,
Әдәп көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән.
Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,
Кеше исемен күтәрү гаҗәп, дигән.
Дүртенчесе иң кыйммәтлесе – Күңел, дигән.
Күңеле бозык кеше – кеше түгел, дигән.
Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,
Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел, дигән.
Бишенче иң кыйммәтлесе - Сабыр, дигән,
Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән.
Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу,
Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 11.15 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: