“Соңгы” 800 медаль
Быелгы уку елын 800 укучы медаль белән тәмамларга планлаштыра. Бу турыда Казан мэриясендә узган матбугат-конференциясендә шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Хадиуллин хәбәр итте.
Димәк, 2007-2008 уку елы нәтиҗәләре буенча башкаланың 362 чыгарылыш сыйныф укучысы – алтын, ә 446 11нче сыйныф укучысы көмеш медаль алырга өметләнә.
Илсур Хадиуллин шулай ук профильле уктыу турында да сүз кузгатты. Казан мәгариф идарәсе житәкчесе сүзләренә караганда, бүгенге көндә 11нче сыйныфта укучы 65 процент кыз һәм малай профилле программа буенча укытыла. 9нчы сыйныфларның исә 93 проценты профелле әзерлек белән шөгыльләнә икән.
Шул ук вакытта югары уку йортларына керергә теләк белдергән укучылар саны бик югары. Быел Казаннын бар чыгарылыш сыйныф укучыларының 85 проценты белемен югары уку йортларында дәвам итәргә тели. Сорау туа? Урта һөнәри белемле белгечләргә кытлык кичергән чорда югары уку йортына шундый күп баланың атлыгып торуы дөрес хәлме икән?
“Татар-информ” материаллары буенча әзерләнде