belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Лазерлы анти-принтер

Лазерлы анти-принтер

18 Mar, 2012 Раил Гатауллин 3
Лазерлы анти-принтер
Булмас димә
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

http://www.robotikka.com

Күптән түгел генә Кембридж университеты галимнәре кәгазьдә булган караны юкка чыгара торган лазер технологиясен уйлап таптылар. Әлеге технология инде сынаулар да узарга өлгерде.

Дулкын озынлыгы 532 нм булган лазер нурлары 4 нс ешлык белән кәгазь (целлюлоза) аша үтеп чыгып аны җылыта. Андагы кара парга әйләнеп юкка чыга, ә кәгазьнең үзенә берни дә булмый. Нәтиҗәдә сезнең кулыгызда яңадан чиста кәгазь бите!!!

Галимнәр фикеренчә, бу технология экология өчен бик тә файдалы. Чөнки макулатура күпкә кими төшәчәк, кәгазь алу өчен яңадан урманнар кисәргә дә кирәк булмаячак.

Бу проектны әлеге университетның материаллар эшкәртү лабораториясе җитәкчесе Джулиан Аллвуд (Julian Allwood) җитәкли. Тулырак мәгълүматны һәм проект авторлары белән әңгәмәне "New Scientist" журналыннан укырга мөмкин.

Likes: 
 

Фикерләр

Ильфар сурәте

Ильфар

19 Март, 2012 - 12:33

Permalink

Кайчан килер дә, бәясе нинди булыр?

Бик яхшы әйбер инде дә...
Безләргә кайчан килеп җитә алыр икән? Кәгазь алып йөрүдән коткара дип бәясен дә бик саллы куймаслармы?..

Кунак сурәте

Кунак

29 Март, 2012 - 09:47

Permalink

Укытучылрга яхшы булыр

Укытучылрга яхшы булыр иде.Туйдык кәгазь боткасыннан.

Кунак сурәте

Кунак

3 Апрель, 2012 - 13:16

Permalink

Һава бозылмасмы?

Ул кара парга эйлэнеп без сулый торган һаваны бозмасмы икэн?


URL (яңартылу датасы: 22.08.2014 - 20:26):https://belem.ru/node/3647?page=0