belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Татарстан укучылары арасында Web-программалаштыру буенча профиль сменасы уза

Татарстан укучылары арасында Web-программалаштыру буенча профиль сменасы уза

12 Mar, 2012 root 1
Байтик

Агымдагы елның 17-22 мартында «Байтик» компьютер лагере базасында укучылар өчен IT-JUMP республика проекты кысаларында Web-программалаштыру буенча профиль сменасы уза.

Сменаны Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы IT-парк, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Белем бирүдә информацион технологияләр үзәге” оешмасы һәм Казанның “Яшьләр казанышы” үзәге белән берлектә оештыра.

Җыенның максаты – укучыларны информатикага профессиональ рәвештә өйрәтү, «Яшь программист» XVI республика конкурсына һәм Татарстанның белем бирү учреждениеләре сайтлары арасындагы бәйгегә әзерләү.

Дәресләрне КФТТУ-КАИ, «ТИСБИ» идарә университеты укытучылары һәм «ICL-КПО ВС» ачык акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре һ.б. белгечләр үткәрә.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Likes: 
 

Фикерләр

qdb сурәте

qdb

13 Март, 2012 - 13:59

Permalink

"IT-JUMP" - инглизләшү!

"IT-JUMP" - инглизләшү!


URL (яңартылу датасы: 12.03.2012 - 23:40):https://belem.ru/node/3642