belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Ни чәчсәң, шуны урырсың

Ни чәчсәң, шуны урырсың

12 Feb, 2012 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
чәчәкләр
Ресурс авторы: 
Насыйбуллина Гөлнур Зәкәрия кызы, Казан шәһәре 12 нче номерлы татар телендә белем бирүче гимназиянең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Яңа уку елы башында гаҗәеп класс бирделәр миңа. Гаҗәеп дим, чыннан да, гаҗәпләндерерлек бу класс. Аның контингентына гына күз салсаң да исең китә. Нинди генә милләт вәкиле кызлары юк анда: рус: татар, үзбәк, азербайҗан, кыргыз, һәм башкалар. Шул ук вакытта алар искиткеч ачык һәм йомшак күңелле, юмарт, тырыш һәм мәрхәмәтле. Әйтерсең лә, алдан сөйләшеп куйгандай, бу матур, сөйкемле кызларны Казан шәһәренең Тукай урамында урнашкан кызлар гимназиясенең 6 нчы классына махсус туплаганнар. Эксперимент үткәреп карыйк әле, мондый “чуар” коллективтан татар һәм дөнья культурасына яраклашкан, анда үз урынын ала һәм аңа үз өлешен кертә ала торган шәхесләр тәрбияли алырбызмы икән, дип уйлагандыр инде гимназия җитәкчеләре.

Классны кабул итеп алган көнне үк мин кызларыма:

- Мин гади генә класс җитәкчесе түгел. Мин – бакчачы, ә сез минем гүзәл чәчәкләрем, – дидем. – Ә чәчәкләрнең дөньяда нинди генә төрләре юк. Үзегезнең холкыгызга, эчке дөньягызга туры килгән чәчәк исемен псевдоним итеп алсагыз, мин үземне чын бакчачы итеп тояр идем, – дип тә өстәп куйдым.

Берничә көннән кызларым яныма йөгереп килеп: “Гөлнур Зәкәриевна, мин – “лалә”, ягъни – бәхет чәчәге, мин – “энҗе чәчәге”, ә мин – “гладиолус”, мин – “ак канәфер”, – дип үзләре белән таныштыра да башладылар.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Ни чәчсәң, шуны урырсың15.11 KB
Ресурс төре: 
Мәкалә
Хикәя
Сочинение
Предметлар: 
Педагогика һәм тәрбия
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 12.03.2012 - 23:14):https://belem.ru/node/3641