belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Мәктәп-гимназияләр өчен яңа бәйге...

Мәктәп-гимназияләр өчен яңа бәйге...

22 May, 2008 Раил Гатауллин

Син укыган мәктәп-гимназиянең дә үз сайты бардыр. Әгәр дә юк икән аны булдыру өчен менә дигән сәбәп бар. Россия Федерациясенең мәгариф буенча федераль агентлыгы һәм Төньяк-Көнбатышны үстерү дәүләт фонды иң шәп мәгариф оешмасы сайтына бәйге игълан итте.

Роосия күләмендә узачак әлеге конкурста өч номинация буенча эшләрне тәкъдим итәргә мөмкин:
1. Мәктәп сайтының иң шәп дизайны;
2. Кулланылышы ягыннан иң уңайлы, ә мәгълүмати яктан иң бай сайт (укыту планнары, дисциплина программалары, электрон уку әсбаплары, виртуаль лаборатор практикумнар һ.б.);
3. 2007-2008нче уку елының иң шәп мәктәп сайты.

Бу чараның төп максаты – Россия Интернет челтәрен уңышлы мәгариф ресурлары белән баету, аларның дәрәҗәсен үстерү.

Бәйге www.schoolbase.ru исемле махсус сайтта барачак. Чараны уздырырга ике белгечләр төркеме җыелачак: оештыру комитеты һәм жюри. Бирегә мәгълүмати технологияләр һәм мәгариф өлкәсендә авторитет саналган кешеләр чакырылачак.

Эшләрне бәяләү буенча сыйфат критерийларына килгәндә, бу:
1. мәгълүмати яктан бай, мәгариф максатларына туры килү;
2. кулланучылар өчен уңайлылык;
3. заман технологияләрен куллану һәм аларның нәтиҗәлелеге.

Конкурста катнашырга теләк белдерүчеләрдән гаризалар 10 июньгә кадәр кабул ителәләр. Ә җиңүчеләрне 15нче сентябрьда игълан итәчәкләр. Бүләкләү Мәскәүдә узачак.

Тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча табып була: http://www.schoolbase.ru/


URL (яңартылу датасы: 23.05.2008 - 08:54):https://belem.ru/node/361#comment-0