Н.И.Лобачевский исемендә ачык конкурс үткәрелә
2 апрельдән 6 сына кадәр студентлар һәм аспирантлар арасында фәнни хезмәтләргә Н.И.Лобачевский исемендә ачык конкурс үткәрелә.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан югары уку йортлары Советы ярдәме белән “Татарстан Республикасы студентлар лигасы” төбәк яшьләр оешмасы тарафыннан уздырыла торган әлеге конкурс быел югары математика, биология, икътисад, филология, химия, энергетика, фәлсәфә, авыл хуҗалыгы, чит телләр, журналистика, менеджмент һ.б. – барлыгы 27 юнәлеш буенча булып, конкурсның призлы урыннарын алуга ирешкәннәргә акчалата премияләр һәм бүләкләр тапшырылачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Моның өчен оештыру комитетына үзлектән башкарылган һәм тәмамланган фәнни хезмәтләрне тапшырырга кирәк була. Тезислар һәм мәкаләләр lskonf@gmail.com адресы буенча 20 мартка кадәр кабул ителә.
Н.И.Лобачевский исеменәге конкурс исә 1997 елдан бирле үткәрелә һәм шуңа кадәр республиканың төрле төбәкләреннән 5 меңләп студент һәм аспирант бәхетен сынап караган. Гомумән, премиягә соңгы вакытта ел да 800ләп кеше дәгъва итә.
Чыганаклар: http://tat.tatar-inform.ru, http://www.kstu.ru/event.jsp?id=33515