21 нче февраль - Халыкара туган тел көне!
21 Feb, 2012 root 0
Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә.
Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.
Бүген - 21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Туган теле белән горурланган һәркемне әлеге зур бәйрәм белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез.
Ихтирам белән, сезнең Белем.ру