belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > "Белем җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе старт алды

"Белем җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе старт алды

28 Jan, 2012 root 3
"Белем җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Ниһаять, көтеп алынган "Белем җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе старт алды. Быел әлеге бәйге өченче тапкыр үткәрелә. Шушы 2-3 ел эчендә татар интернеты, шул исәптән татар телле интернет, нык үзгәрде һәм үсеш алды. Яңадан-яңа сайтлар калкып чыктылар, булган сайтлар яхшыра төштеләр һәм камилләштеләр. Татар интернетын булдыручылар саны нык артты һәм аларның бу өлкәдә белемнәре шактый ныгыды.

Татар интернеты шулай үсеш алуын дәвам итсен, интернет челтәрендә татар телле ресурслар саны артканнан-арта барсын иде. Андый файдалы ресурслар башкалар өчен җәүһәр һәм үрнәк булып торырга диеш, дип исәплибез. Ә инде аларның алга таба яхшыра баруына бер стимул булып "Белем җәүһәрләре" бәйгесе торса, без бик шат булыр идек. Бәйгебез яңа җәүһәрләр калкытсын! Уңышлар сезгә!

Likes: 
 

Фикерләр

root сурәте

root

10 Февраль, 2012 - 01:04

Permalink

Гаризалар килү дәвам итә

Гаризалар килү дәвам итә. 9 гариза килде, 8 гариза кабул ителде.

root сурәте

root

4 Февраль, 2012 - 15:17

Permalink

Бәйгедә катнашу өчен теркәлү сорала

Сайтның төп битендәге мәгълүматны, теркәлү битендәге мәгълүматны һәм нигезләмәне игътибар белән укыгыз. Узган ел бер тапкыр теркәлгән булсагыз, серсүзне электрон почтагызга кабаттан сората аласыз.

ps. Дөньякүләм бәйгедә катнашырлык интернет-проект төзегән сайт авторлары мондый гади мәсьәләләрне хәл итә алырга тиеш, дип исәплим.

Кунак сурәте

Кунак

4 Февраль, 2012 - 14:12

Permalink

конкурс

Конкурста катнашу тәртибен беләсе килә, теркәлү ни өчен барып чыкмый, аның өчен сез электрон почтага пароль җибәрәсезме әллә?


URL (яңартылу датасы: 28.01.2012 - 08:51):https://belem.ru/node/3583?page=0