Тел күрке - сүз (IX сыйныфлар өчен 34 сәгатьлек электив курс)
Ананың балага бирелгән иң зур бүләге – тел. Шуңа да ул байлык, хәзинә санала. Сүзнең атасы – акыл, анасы – тел, дигәннәр борынгылар. Һәр халык үз тарихын, үз рухын, җыр-моңын, матурлык өлгесен сакламакчы, үз токымнарының яңа буыннарына тапшырмакчы. “Теле барлар – халык булган, теле юклар – балык булган” дигән сүзләр юктан тумаганнар.
Заманында халыкара телләрнең берсе булган, хәзерге көндә дә бөтендөнья күләмендә сөйләшер өчен уңай ун-унбиш тел арасында саналган, җәмгыять яшәеше барышын бөтен һәм нечкәлекләре белән чагылдыра алырлык бихисап сүз байлыгы булган ана телебезнең тарихы белән укучыларны таныштыру гаять мөһим мәсьәлә булып тора.
Әдәби тел нормалары – шул телдә сөйләшүчеләр өчен уртак һәм мәҗбүри күренеш. Хаталарны төзәтү өчен, җирле сөйләмебезнең үзенчәлекләрен өйрәнүне максат итеп куярга кирәк дип саныйм.
Халыкның борынгыдан килгән мәгънәви байлыгы булган тел культурасы, аны тагын да баету һәм үстерү өстендә эшләү – дәүләткүләм әһәмиятле бер эш.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Тел күрке - сүз (IX сыйныфлар өчен 34 сәгатьлек электив курс) | 15.35 KB |