"Дулкыннар" республика бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланып килә
"Дулкыннар" республика бәйгесенә район оешмаларыннан гаризалар кабул итү тәмамланып килә, кабул итүнең соңгы көне - 30 нчы гыйнвар. Яшь талантларны барлаучы әлеге бәйге быел танылган композиторыбыз Мансур Мозаффаровның 110 еллыгына багышланган. Бу турыда мәгълүматны без бәйгене ел да оештырып килгән "Идел" яшьләр үзәгенең рәсми сайтыннан алдык (http://mc-idel.ru).
"Дулкыннар" бәйгесендә мәктәп укучылары да, студентлар да катнаша алалар. Яшь категорияләре:
- кечкенәләр төркеме (I-VI сыйныфлар) ;
- уртанчылар төркеме (VII-XI сыйныфлар);
- өлкәннәр төркеме (вуз һәм ссуз студентлары).
Бәйгенең юнәлешләре:
- вокал;
- сынлы сәнгать;
- оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр;
- нәфис сүз, конферанс.
Оештыру комитеты Казан шәһәре, Г. Тукай урамы, 58 нче йорт (304 нче офис) адресы буенча урнашкан.
Элемтә өчен мәгълүмат:
Е-mail: mc-idel@yandex.ru
Тел.: (843) 231-81-54.
Бәйге турында тулы мәгълүматны "Идел" үзәгенең рәсми сайтында таба аласыз: www.mc-idel.ru
Катнашучыларның барысына да уңышлар теләп калабыз!