Роза Хафизованың «Күгәрчен һәм малай” хикәясе (4А сыйныфы)
Балалар язучы Р.Хафизова 1929 елның 6 февралендә Татарстан республикасы Бөгелмә шәһәрендә туа. Гаиләдә икенче бала була ул. Әтиләре Мирсәет абый сугыш башлангач фронтка китә. Ул Розага сугыштан ике тапкыр хат җибәрә. Әтисе яудан әйләнеп кайта алмый. Сугыш башланганда Розага 11 яшь була. Ул еллардагы ачлык, хәерчелек аларны да урап үтми. Әниләре, олы балалар эштән кайтып керми. Роза апага да сынау арты сынау килеп кенә тора. Бик суык көнне күрше мәктәптән укудан кайтканда салкыннан аяклары атламас була, аңын югалтып егыла. Бәхетенә каршы үтеп баручы кеше, аны күреп, өенә алып кайта. Икенче тапкыр язгы ташу вакытында боздан тиз генә чыгармын дип елга өстенә кереп китә. Бозлар шартлап ярыла. Шулчак милиционер күреп ала, аны тартып чыгара.
Мәктәптә укыган елларында шигырьләр яза башлый. Аларны район газетасына җибәреп тора. Тик бервакыт аның әнисенә: “Хафизова, туйдык инде кызыңның шигырьләреннән” - диләр. Әнисе кайтып әйткәч, Роза хурланып башка язмаска сүз бирә. Менә шундый авыр юллар узып ул әдәбиятка килә. 1947нче елда Казан университетына керә. Университетны тәмамлагач, Төмән өлкәсенә Тобол шәһәренең урта мәктәбендә татар теле фәнен укыта. Аның шуннан соң хезмәт юлы журналистика белән бәйле була. “Татарстан яшьләре” газетасында әдәби хезмәткәр, Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. Пенсия яшенә җиткәнче Р.Хафизова республика татар балалар журналы “Ялкынның” баш редакторы хезмәтендә була.
Р.Хафизованың нәниләр өчен әкиятләре, тәрбияви хикәяләре тупланган “Кыңгыраулар җыры” беренче китабы 1967 елда басылып чыга. Бүгенге көндә ул дистәдән артык китап авторы. Аның “Кирлемән”, “Әкиятләр”, “Сак-сок тавышы”, “Актәпи нигә моңая” кебек китаплары укучылар арасында бик популяр.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Роза Хафизованың «Күгәрчен һәм малай” хикәясе (4А сыйныфы) | 12.85 MB |