Унарлы вакланмаларны тапкырлау
11 Jan, 2012 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Татарстан Республикасы Актаныш районы Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Фазлыева Ләйсән Мирфаяз кызы
Домино – карточка уены. Такта алдына карточкалар тезеп куела. Беренче командага 6 домино, икенче командага 7 домино куела. Магнитлы тактага алар дөрес итеп тезеп төшәргә тиешләр.
Укучылар безнең домино уеныннан соң нинди сүз килеп чыкты. Бәлки берәрегезнең бу кеше турында ишеткәне, яки ул кешене күргәнегез бардыр.
Әйе, чыннан да ул безнең якның яшь шагыйре, ул да сезнең кебек үк шушы мәктәптә укыган, шушы сез утырган парталар артында белем алган. Бүгенге көндә аның “Сагышлар да алтын була икән... “ дигән китабы басылып чыкты.
Менә бүген мин сезне аның бер шигыре белән таныштырып китәм.
“Бишегеңнән ләхеткәчә гыйлем өйрән”,
Ошбу сүзләр борынгыдан безгә килгән .
Сүзләр хаклы, сүзләр төгәл – яхшы беләм,
Истә тотсаң, комга тимәс тормыш көймәң.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Унарлы вакланмаларны тапкырлау | 181.72 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: