КВН (математика, V-VI сыйныфлар)
Без бүген 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары белән көч сынашырга җыелдык. Безнең бүгенге темабыз саннарга багышлана. Әйдәгез, “Кешеләр ничек санарга өйрәнгәнәр” дигән темага чыгыш тыңлыйк. Бер укучы чыгыш ясый.
Санау һәм санның кайчан килеп чыгуын беркем дә белми. Ләкин моннан берничә дистәләрчә мең ел элек үк кешеләр җимеш һәм гөмбәләр җыйганнар, кыргый хайваннар аулаганнар, балык тотканнар. Кешеләргә ау вакытында кулга төшерелгән табыш икенче аулауга кадәр җитәрме, балык күп тотылганмы икәнен белергә, җыелган җимешләрне бүләргә кирәк булган. Шулай итеп кешеләр сан һәм санау юлы белән хәл кылына торган мәсьәләләр белән очрашканнар. Алар икегә кадәр санарга өйрәнгәннәр.
Тын океан утрауларында яшәүче күп кенә кабиләләр күптән түгел генә дә “бер” һәм “ике” саннарыннан гына файдаланганнар.
Алар 3 санын “ике-бер” дип, 4 санын “ике-ике” дип, 5 санын “ике-ике-бер” дип, ә 6 санын “ике-ике-ике” дип атаганнар. Ә инде 6 дан зуррак саннарны бөтенләй кулланмаганнар һәм “күп” дип кенә йөрткәннәр.
...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
КВН (математика, V-VI сыйныфлар) | 10.93 KB |