Яр Чаллы шәһәренең татар теле һәм әдәбияты укытучысы 2011 елның Бөтенроссия туган тел укытучылары мастер-классында абсолют беренчелекне яулады
21-24 ноябрь көннәрендә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында эшләп килгән Мәгарифне үстерү федераль университетында туган тел укытучыларының, шул исәптән рус теле укытучыларының да, V Бөтенроссия мастер-класслары үткәрелде.
Әлеге бәйгенең максаты – туган телне укыту методикасының инновацион элементларын ачыклау һәм тәкъдир итү; Россия халыклары телләрен иҗади якын килеп укытучыларга ярдәм күрсәтү, “Туган тел һәм рус теле укытучысы” профессияләренең престижын арттыру.
Әлеге бәйгедә Россия Федерациясенең 30 субъектыннан 43 туган тел һәм рус теле укытучысы катнашты.
Татарстан Республикасыннан әлеге бәйгедә Яр Чаллы шәһәре 17 нче номерлы урта гомумбелем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латыпов Ренат Исламгәрәй улы катнашты.
Аның һөнәри осталык дәрәҗәсе, иҗади якын килеп эш итә алуы бу бәйгедә абсолют җиңүче һәм көмеш каләм иясе булырга ярдәм итте.
Аның, шулай ук, әлеге бәйгенең “Укытучы-эзләнүче” номинациясендә дә җиңү яулавы турында әйтеп узарга кирәк.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Ренат Исламгәрәй улын әлеге җиңүе белән чын күңелдән котлый һәм аңа киләчәк эшендә иҗади уңышлар теләп кала. Без дә әлеге котлауларга кушылабыз!
Фикерләр
Кунак
2 Декабрь, 2011 - 20:22
Permalink
Котлыйбыз, Ринат әфәнде!
Котлыйбыз, Ринат әфәнде! Чаллыдагы төрек лицее укытучылары һәм укучылары да сезнең өчен горурлык хисе кичерәләрдер дип уйлыйм. Сез, безнең барыбыз өчен дә һәрвакыт, бар яклап та үрнәк булдыгыз. Бернигә дә карамыйча, сайлаган юлыгызны дәвам итәсез. Зур рәхмәт сезгә!
Кунак
26 Ноябрь, 2011 - 08:25
Permalink
Афәрин, Ринат! Сине бу олы
Афәрин, Ринат! Сине бу олы җиңүең белән тәбрикләп, иҗади уңышлар теләп калам! Сездәй кешеләр булганда, иншалла, Телебез яшәр! Айгөл