belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Габдулла Тукай шигъриятендә милләт язмышы

Габдулла Тукай шигъриятендә милләт язмышы

12 Nov, 2011 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ресурс авторы: 
Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы Урмышлы урта мәктәбе укучысы Хисамова Алия Илдар кызы, фәнни җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбибуллина Рузалия Наил кызы

Тукай үзенең бер мәкаләсендә менә болай ди: “Без милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә иттифакъ сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын.”

Нинди тирән мәгънәле сүзләр... Габдулла Тукай үз бәхетен дә тулаем милләт иминлеге белән генә тәэмин ителә дип инанды.

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;

Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым.
дип яза “Милләткә” дигән шигырендә Тукай. Бу юллардан күренгәнчә, автор татар милләте өчен янып көя, аның белән бергә “чәчәк ата”, милләтебез кытлык кичергәндә, ул да авырый.

Чынлап та, Тукайның бар уе милләттә, халыкта булды. Ул – милли шагыйрь. Үзе яшәгән елларның бер генә хәл-әхвәленә, игътибарны җәлеп итәрлек бер генә вакыйгасына да битараф калмый. Ул милләтебезнең кол хәлендә яшәвенә сызлана, аның бәхетле, ирекле чагын күрергә тели.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Габдулла Тукай шигъриятендә милләт язмышы13.69 KB
Ресурс төре: 
Реферат
Курс эше
Фәнни-эзләнү эше
Укучылар иҗаты
Тематика: 
Габдулла Тукай
Предметлар: 
Татар әдәбияты
Туган якны өйрәнү
Журналистика
Педагогика һәм тәрбия
Фәлсәфә
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 15.09.2012 - 14:40):https://belem.ru/node/3513