Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендə сөйлəшүче балалар өчен)
Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче маддəсе нигезендə татар һəм рус теллəре – тигез хокуклы дəүлəт теллəре. Күп миллəтле Татарстанда дəүлəт теллəренең икесен дə белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшəвенең нигезен тəшкил итə. Татар теле, дəүлəт теле буларак, барлык урта гомуми белем бирү мəктəплəрендə төп укыту фəннəренең берсе булып тора. Программа татар телен аралашу чарасы буларак укытуны тəэмин итəргə тиеш. Татар телен дəүлəт теле буларак укытуның гомуми максаты – укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру. Компетенция – аралашуны тəэмин итə торган белем, күнекмəлəр һəм осталыклар бердəмлеге ул. Коммуникатив компетенция — аралашу максатын, урынын, вакытын, анда катнашучыларның социаль хəлен исəпкə алып, фикерне төгəл һəм эзлекле итеп белдерə алу осталыгы ул. Моңа бəйле рəвештə татар теленə өйрəтүдə аңлы-коммуникатив методка өстенлек бирелергə тиеш. ...