Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы
Программада татар теленә 28 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 35 дәрес үткәрү планлаштырыла. Уку елы дәвамында 2(1) диктант, 2(2) изложение яздыру күздә тотыла. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә 10 сәгать бирелә.
Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр (уку елы ахырына)
1. Әдәби тел нормаларының үсешен халык үсешенә бәйләп аңлата алу.
2. Рун язуы турында төшенчә алу.
3. Гарәп язуында әдәби нормаларның үсешен белү. Гарәп язуын уку, ул язуның башлангыч күнекмәләрен алу.
4. Латин графикасының татар телендә үзенчәлекле кулланылышын күз алдына китерү.
5. Кириллицаны кабул итү, анда татар теленең үзенчәлекле авазларының бирелешен төшенү. Кирилл орфографиясенең төп үзенчәлекләрен белү, аның татар орфоэпиясенә һәм орфографиясенә тәэсирен аңлата алу.
6. Укучыда булган актив сүзлек запасының артуы.
7. Сөйләм һәм язма телнең, хәтер һәм фикерләү сәләтенең үсүе, рухи дөньяның баюы.
8. Татар теленнән алынган теоретик материалның аңлы үзләштерелгән булуы, тел фәнен яхшы белү.
9. Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.
10. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы | 25.8 KB |