Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы
Программада татар теленә 105 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 105 дәрес үткәрү планлаштырыла.
Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр (уку елы ахырына):
• өйрәнелгән сүз төркемнәрен һәм аларның үзенчәлекле грамматик билгеләрен аера белү, сүз төркемнәрен морфологик яктан тикшерү;
• теоретик материалларга туры килгән орфограммаларны табу, сүзләрнең дөрес әйтелешен һәм язылышын үзләштерү; телдән һәм язма сөйләмдә ярдәмче фигыльләрне һәм синонимнарны файдалана белү; төрле сүз төркемнәренә кергән сүзләрне дөрес басым белән әйтә белү; тексттагы саннарны дөрес язу;
• бирелгән темага катлаулы план төзеп, аның буенча сочинение язу өчен, материал туплау һәм тәртипкә китерү;
• сыйфатлама, хикәяләү һәм хөкем йөртү кебек сөйләм төрләренә туры китереп, сочинение язу, монлогик һәм диалогик сөйләм формаларын үстерү;
• тормыштан алынган берәр вакыйга турында мәкалә язу;
• изложение яки сочинениеләрне тулыландыру, төзәтү;
• эш кәгазьләреннән расписка һәм акт яза белү.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы | 39.4 KB |