Казанда рус теллеләр өчен татар теленнән олимпиада узды
Туган җирең Татарстанда яшәп, андагы дәүләт телен ничек өйрәнмәскә? Күп тел белгән саен, син башка халыкларның да мәдәниятын, тарихын үзләштерәсең дигән сүз. Монысы инде кешенең ни дәрәҗәдә киң карашлы һәм тирән белемле икәнен аңлата. Россия Хокук академиясе студенты, Әлмәт кызы Марина Васильева татар телен өйрәнүгә карата әнә шундый фикердә. Рус теллеләр өчен Казандагы Филология һәм сәнгать институтында уздырылган татар теленнән олимпиадада катнашучыларны әлеге рус кызы татар телен бик яхшы белүе белән таң калдырды.
Бер Марина гына түгел, шушы иҗади бәйгегә килгән сиксәннән артык студент бу көнне Татарстандагы ике дәүләт телен дә ни дәрәҗәдә үзләштерүен таныттыл. Моннан 4 ел элек Казан дәүләт университетында уздырыла башлаган бу олимпиаданың географиясе инде тагын да киңәйгән.
“Беренче чорларда без 10-15 студент белән эшләсәк, быел КФУның Филология һәм сәнгать институты республикадагы 6 югары уку йортыннан сиксәннән артык студентны кабул итте. Әлбәттә, аларның барысы да татар телен ул кадәр камил дә белмидер. Әмма алар безнең туган телебез, татар мәдәнияты, тарихы белән кызыксына һәм үз белемнәрен шундый олимпиадаларда сынап карый”, - диде филология фәннәре докторы, профессор, ФСИның тәрҗемә белеме һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге мөдире Әлфия Йосыпова.
Рус теллеләр өчен татар теленнән вузара олимпиада Татарстан Министрлар Кабинеты ярдәмендә үткәрелә, димәк, бу чара дәүләт тарафыннан да яклау таба. ТР Министрлар Кабинетының Татарстан халыклары телләрен үстерү секторы мөдире Фирая Шәйхиева, олимпиадада катнашучыларны сәламләп, рус телле студентларга ихтирамын белдерде. “Татар халкының телен һәм мәдәниятын шулай өйрәнүегезгз без нык рәхмәтле. Башка милләттәгеләрнең телен белү һәм өйрәнү бик мөһим. Бу безне тагын да берләштерә, юкка гына Татарстан үзенең толерант республика булуы белән дан казанмый”, - дип ассызыклады Хөкүмәт вәкиле.
Татар теленнән олимпиада 2 турда узды. Анда катнашучылар иң элек татар теленнән лексик-грамматик биремнәрне үтәде. Икенче турда алар вуз мөгаллимнәренең төрле сорауларына бары тик татар телендә генә җавап бирде.
КФУның Көнчыгышны өйрәнү студенты Анастасия Лобова, олимпиададан алган тәэсирләре белән уртаклашып, биремнәрнең алай ук катлаулы булмавын әйтте. Аның фикеренчә, республикадагы һәркем - җитәкчеме ул, табибмы, юристмы, сатучымы - барысы да дәүләт телләрен белергә тиеш. “Мин үзем рус кызы, гаиләдә бары тик рус телендә генә аралашабыз. Әмма минем дусларым арасында татарлар бик күп һәм мин алар белән татар телендә аңлашам. Татар көйләрен яратып тыңлыйм, Камал театрына еш йөрим. Татар телен һәм башка телләрне үзләштерү миңа киләчәктә инде югары белемле белгеч булгач та бик нык ярдәм итәчәк”, - дип саный ул.
Амур өлкәсеннән Казанга укырга килгән әзербәйҗан егете Сеймур Айвазовның татар телен өйрәнә башлаганына әле ике генә ай икән. Шулай да ул инде татарча аңлый, кардәш телдә матур итеп сөйләшергә омтыла.
“Матур традициягә әйләнгән мондый олимпиада бик кызыклы һәм хәзерге чорда аеруча актуаль. Быел менә без дүртенче мәртәбә очрашабыз. Бүгенге көндә рус студентларына татар телен өйрәнергә кирәкме дигән сорауларны еш күтәрәләр. Әмма бу сораулар нигезсез. Кеше никадәр күп тел белсә, ул үзен шул дәрәҗәдә ышанычлы хис итә, бу фәнни яктан да расланган. Димәк, ул, кайсы гына тармакта эшләсә дә, нинди милләтәгеләр белән аралашса да, югалып калмаячак. Татарстанда бигрәк тә. Чөнки без күпмилләтле, күпмәдәниятле, берничә конфессияле республикада дус-тату яшибез. Сез берничә телне өйрәнүегез белән, киләчәккә ныклы адымнар белән атлый аласыз”, - дип мөрәҗәгать итте олимпиадада катнашучыларга Филология һәм сәнгать институты директоры, профессор, филология фәннәре докторы Рәдиф Җамалетдинов.
Олимпиадада көч сынашучы студентларны шулай ук Татарстанга килеп татар һәм рус телләрен өйрәнгән Төньяк Каролина университеты аспиранты Гарри Гуадагноло һәм Германиянең Мюнхень университеты укытучысы Давис Франциска да сәламләде.
Олимпиаданы оештыручылар арасында ТР Ректорлар Советы каршындагы күпмәдәниятле белем бирүне үстерү вузара координация Советының булуы да бик мөһим. Димәк, республикада татар телен өйрәнү чылбыры өзелми, филология юнәлешендә генә түгел, техник югары уку йортларында да дәүләт телләрен тигез дәрәҗәдә үзләштерүгә игътибар артырга мөмкин.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча КФУның Алабугадагы филиалы студенты Екатерина Максимова һәм Казан дәүләт медицина университетыннан Татьяна Кузьмина 79 балл җыюга иреште. КФУ студентлары Лобова Анастасия, Елена Ларионова, Елена Букановалар исә 78 балл туплады, дип хәбәр итә Филология һәм сәнгать институтының матбугат хезмәте җитәкчесе Сөләйман Нәҗмиев.
Чыганак: http://tatar-inform.ru