“Татар балалар лидерлары” мәктәбе эшли башлады
Казанда Русия төбәгеннән килгән лидерлар өчен “Татар балалар лидерлары” мәктәбе эшли башлады.
31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Казан янындагы Петровски бистәсендәге “Регина” кунакханәсендә “Татар балалар лидерлары” мәктәбе эшли. Русиянең 10 төбәгеннән килгән 32 яшь лидер милли тел өйрәнү, балалар оешмаларын оештыру, мәдәни чаралар, дискуссияләр үткәрү сабагын ала.
Сишәмбе көнне татар балаларының хәзерге “пионерлары” янында археолог Фаяз Хуҗин булды. Шулай ук лидерлар мәктәбенә җыелучылар катнашлыгында “Азатлык” радиосының “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе үткәрелде.
Әлеге мәктәптә Әстерханнан, Тольяттидан, Самардан, Ижаудан һәм башка төбәкләрдән килгән егетләр һәм кызлар арасында лидер булырдай шәхесләр җитәрлек. “Лидерлар мәктәбе”нә килүчеләрнең кайберләре татар телендә камил сөйләшмәсә дә, алар милли тарихны, мәдәниятне өйрәнергә тырыша.
Атна дәвамында балалар милләт һәм тарихка бәйле темаларга оештырылган бәхәсләрдә катнашып, Казанның тарихи урыннары белән, кызыклы шәхесләр белән танышыр, дип көтелә.
Чыганак: http://www.azatliq.org
Фикерләр
root
13 Ноябрь, 2011 - 13:32
Permalink
Юләр сатмагыз!
Юләр сатмагыз инде, Динар. Кайдан килгән икән сезгә шундый кешеләрне "начар итеп күрү"? Ник бөтен дөньяны "кара күзлек" киеп күрәсез?
Син Фаяз абый Хуҗинны беләсеңме? "Идел" яшьләр үзәге белән шәхсән танышмы? "Татарлар арасында лидерлар булырга тиеш!" - дигән фикер белән килешәсеңме, әллә татарлар башкалар әйткәнне генә тыңлап, алар артыннан гына сарык кебек ияреп йөрергә тиешләрме?
Татарларның үзләре күрмәгән-белмәгән әйберне сүгүләре һәм чәйнәүләре шулай үз милләтенә зыян китерә дә инде.
Әле тумыштан лидер гына булып булмый шул. Лидер һәрвакыт үз өстендә эшләргә, үзаңын формалаштырырга тиеш. Лидерлар "Син мине уважаешьмы?!" дип аракы эчәргә дә алып кереп китә алалар, үзаңын ныгытып татар тамырларын саклап калып үстерә дә алалар, үзләре артыннан башкаларны ияртергә дә сәләтле.
Дөрес юнәлеш күрсәтә, тәрбия һәм белем бирә торган "татар лидер балалар мәктәбе" бик кирәк, чөнки бүгенге лидерларны ТНТдагы "Дом-2", пиво рекламасы, урам тәрбияли. Алар инде татар булып та, басым астында руслаша баралар. Аларга кыл кадәр булса да татарлар ягыннан игътибар кирәк.
Уйлап карагыз, сез чит регионнарда һәм илләрдә яшәүче татар яшьләре белән татарча аралашып торасызмы? Алар кыен чакта ярдәмгә сез килә алганын беләме? Әти-әнисенең тәрбиясе булмага балалар "группировкаларга", начар гадәтләргә шулай кереп китә дә инде. Тәрбия һәм игътибар булмаганга. Үзең бу тормышта төшеп калмаганнардан булуын күрсәтеп аракысын да эчеп күрсәтә, тәмәкесен тартырга сәләтле икәнен дә дәлилли, бик нык лидер икәнен күрсәтү өчен сугыш чукмарына да әйләнә, наркотикларга да тартылырга мөмкин.
Ә син... Син аларга тәрбия кирәкме дисең... Мәктәп кирәкме дисең... Син башта бу татар балаларын бөтен Россиядән җыеп һәм алар белән тәрбия чаралары үткәреп кара, әлеге лидер балаларның лидеры исемен казанып кара. Ә инде аннары башкаларны гаепләрсең!
Мин әлеге чараны оештыручыларга әлеге лидерларның дөрес үзаңын формалаштыру эшендә уңышлар телим!
qdb
3 Ноябрь, 2011 - 16:24
Permalink
кеше көлдермәгез инде. ничек
кеше көлдермәгез инде. ничек инде ул "лидер мәктәбе"? сезнең башыгыз эшлиме? "лидер мәктәбе" ясап булгач, россия президенты мәктәпләре дә ясагыз инде, акш президенты мәктәпләре ясасагыз да була. аңлашыладыр, ясасалар чынлыкта аларның күпчелеге яки барчасы да президент булмаячак. һәм нәрсә булып чыга? бу мәктәп нигә кирәк? шундый кеше булыр өчен бу мәктәптә укып чыгу мәҗбүри булса, бу мәктәпнең болай аталуының мәгънәсе бар дигән фикер килеп чыга. ләкин ул алай түгел бит, закон буенча. әмма бу мәктәпне оештыручыларның әкренләп шуңа әкренләп алып баруы куркеынычы бар. һәм шуның өстенә алар шундый акыллыбашлар булып чыга, алар бит шундый кешеләрнең укытучылары! чынлыкта исә "лидер" ул "әйдәүче" дигән сүз, һәм "әйдәүче" булу гына ул әле яхшы нәрсә түгел, ынң яхшымы, яманмы булуы ул кешенең конкрет нәрсәгә әйдәве, чакыруына карый. мисал өчен, ислам динендәге "имам" сүзе дә шушы ук мәгънәне аңлата, ләкин ул ислам диненә бару юлында алдан баручы, алып баручы. һәм чынлыкта лидер булу өчен кайда да булса уку кирәкме? мин уйлыйм, юк. әгәр кеше киләчәктә нәрсәдер эшләргә кирәклеген аңлап алса, ул башка кешеләрне шуңа чакыра инде, һәм чакырырга тиеш тә. ә инде лидер булу өчен генә очраклы сайлап алынган теләсә-нәрсәгә чакырып лидер булырга тырышу ул зыянлы гына. ә лидер булу өчен фәләнне эшләргә кирәк, төгәнне эшләргә кирәк, фәлән ысул белән сөйләшергә, игълан итергә кирәк, кешеләргә төгән карашта булырга кирәк диеп өйрәтәләрдер ул мәктәптә, болары инде сихер, психология гына, һәм ялгыш юлдан баручы "лидер"ларга булышу.
qdb
13 Ноябрь, 2011 - 11:06
Permalink
бәлки чынлыкта ул балаларны
бәлки чынлыкта ул балаларны бер җиргә җыеп аларны психологик тикшерү үткәрү өчен ясалган әйбердер. ягъни, аны оештыручыларның төп максаты чынлыкта лидерлыкка өйрәтү түгел, ә кешеләрне бер урынга җыю, аларга үзләре теләгәнне эшләтү. әгәр өйрәтү генә булса иде, аны китапка да язып була, интернетка да язып була.