Татарстан белән Польша партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерергә тели
Бүген КФУ ның төп бинасы флигелендә Казан лингвистика мәктәбенә нигез салган Россия һәм Польшаның күренекле фән һәм җәмәгать эшлеклесе И.А.Бодуэн де Куртенэ истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды. Истәлек билгесе рус, татар һәм поляк телләрендәге өч элмә тактаны һәм галим портреты белән барельефны эченә ала. Чарада Польшаның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Войцех Зайончковски, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башка рәсми затлар катнашты.
“Без Бодуэн де Куртенэны Казан университеты профессоры дип саныйбыз, ә поляклар аны үзләренеке дип исәпли. Ике як та хаклы – Бодуэн де Куртенэ ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен бик күп көч куйган кеше”, - дип билгеләп узды КФУ ректоры.
Войцех Зайончковски, үз чиратында, истәлек тактасын ачу Казан һәм Польша университетлары арасында мөнәсәбәтләрнең яңа сәхифәсен башлар дигән ышаныч белдерде. Илче Татарстан җитәкчелегенә истәлек тактасын булдыруга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
“Бүгенге вакыйга миңа КФУ ны тәмамлаган кеше буларак та, республика халкының бер вәкиле буларак та бик сөенечле”, - ди ТР Премьер-министры Илдар Халиков. “Үткәнне онытмаган кешенең генә киләчәге бар”, - дип ассызыклады ул. ТР Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, Казан федераль университеты, гомумән алганда, республика алдында фән үсеше белән бәйле глобаль бурычлар тора. Аларга бөек галимнәр тарафыннан салынган традицияләрне торгызу хисабына гына ирешеп була. Шушы нигездә фәндә “яңа йолдызлар” кабына ала.
“Бүген барыгызга да рәхмәт белдереп, Польша белән партнерлык тарихны саклау мәсьәләләре белән генә чикләнмәс дигән теләктә калам. Иң мөһиме: ике якның да хезмәттәшлек итәргә теләге бар”, - ди Илдар Халиков.
Бодуэн де Куртенэ Казан һәм Казан университеты тормышында мөһим роль уйнаган шәхес. Ул Казанда фәнни мәктәпләр үсеше һәм Казан белән Польша хезмәттәшлеге символлары булып тора. Бодуэн де Куртенэ – дөньякүләм танылган Казан лингвистика мәктәбенә нигез салучы буларак кына түгел, Казан университетының дөньякүләм фәнни үзәк булып үсеп китүенә саллы өлеш кертүче галим дә. Аңа кадәр лингвистикада тарихи юнәлешкә өстенлек бирелеп, телләр бары язма чыганаклар буенча гына өйрәнелсә, галим тел турындагы фәндә борылыш ясый. Ул телнең асылы сөйләмдә булуын, тел кулланышының эчке механизмнарын аңлау өчен, диалектларны өйрәнү кирәк икәнлеген исбатлый. Аның хезмәтләренә нигезләнеп яңа юнәлеш – эксперименталь фонетика барлыкка килә.
Чыганак: http://tatar-inform.ru