Малайзия делегациясе Казанга килә
Бүген Казанга Малайзиянең (Кече Азиянең) мәгариф министрлыгы делегациясе килә. 21-22 нче октябрьдә “Гранд Отель Казань” бинасында Малайзия югары уку йортларының икенче халыкара мәгариф күргәзмәсе – II Malaysian Education Fair уздырыла.
Кунаклар арасында илнең иң эре биш югары уку йортларның вәкилләре булачак. Күргәзмәгә Кече азиянең идарә һәм төгәл фәннәр университеты, Сега көллияте, Малайзия медиатехнологияләр университеты, Малайзия технологик университеты һәм Лимкоквинг исемендәге креатив технологияләр университеты килә.
Бүген делегация шәһәрнең кайбер югары уку йорты һәм мәктәпләре белән хезмәттәшлек турында сөйләшүләр алып барачак. Делегация Туполев исемендәге авиация институты, Казан химико-технологик институты, 39 нчы мәктәп һәм 4 нче лицей-интернатка сәфәр ясаячак. Татарстан Республикасының инвестиция үсеше агентлыгында Казанның бизнес-мәктәпләре белән очрашулар каралган.
Әлеге күргәзмә барышында барлык теләүчеләр Малайзиянең уку йортларында бакалавриат, магистратура, тел мәктәпләре, төрле җәйге курслар буенча уку программалары белән таныша алу мөмкинлегенә ия булачак.
Күргәзмә барышында килүчеләрне ил тарихы һәм аның бүгенгесе белән таныштырачаклар, “Сез Малайзия турында нәрсә беләсез?” бәйгесе уздырылачак. Шулай ук биредә инглиз телен белү дәрәҗәсен тикшереп, Малайзияның экзотик кухнясы белән дә танышырга мөмкин булачак.
Малайзия күргәзмәсе “Гранд Отель Казань” бинасында 21 нче октябрьдә cәгать бердә ачыла.
Чыганак: http://www.tatartime.com