Конкурсларда җиңү яулаган Чаллы укытучыларына 25 мең сумнан алып 100 мең сумга чаклы премия тапшырылды
Чаллыда республика, россиякүләм конкурсларда җиңү яулаган укытучыларны акчалата премияләр белән бүләкләделәр. Бу хакта “Челнинские известия” хәбәр итә.
“Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында 200әр мең сум акчалата премия 78 нче лицейның информатика укытучысы Сәкинә Ханнановага һәм рус теле укытучысы Ирина Лерманга тапшырылды. Шундый ук премиягә 26 гимназиядә эшләүче биология укытучысы Любовь Баева һәм математика укытучысы Альбина Андрианова да лаек булды. 28 педагог исә 25 мең сумнан алып 100 мең сумга чаклы премия алды.
Дүрт җитәкче “Безнең иң яхшы директор” грантын отты: Ирина Бодрова (10нчы урта мәктәп), Фирдәвес Ивлева (36 нчы гимназия), Тәнзилә Камалова (46 нчы урта мәктәп), Зоя Редько (78 нче лицей). Аларга 50 мең сум күләмендә премия тапшырылды.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru