“Сәламәт буын” сменасы финиш сызыгында
Күптән түгел Татарстан Республикасының 16 студенты һәм аларның 2 җитәкчесе Балаларның “Смена” исемле федераль сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең тематик профильле сменаларына махсус юлламалар алды. Алар 17 апрельдән 28нә кадәр “Сәламәт буын” исемле социаль проектлар фестивале”ндә катнашкан иде.
Ел саен “Мәгариф” милли проектын тормышка ашыру кысаларында башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары укучылары һәм студентларына “Смена”га юлламалар таратыла. “Смена” Краснодар өлкәсе Анапа курорт-шәһәренең Сукко бистәсендә урнашкан.
Алда әйтелгән бәхетле укучы-студетлар түбәндәгеләр:
«Казан педагогия көллияте»
Кристина Никифорова
Анна Вержакова
Алинә Рамазанова
Елена Борисова
Гөлүсә Шәфигуллина
«Яр Чаллы педагогия көллияте»
Гөлназ Гатауллина
Владимир Рямаев
Айрат Хәлилов
Полина Симонова
«Лениногорск музыка-художество педагогия училищесы»
Айназ Якупова
Илзия Сабирова
«Тәтеш педагогия училищесы»
Артем Ахтонов
Альберт Гыймранов
«Чистай педагогия училищесы»
Алинә Кислова
Вәсилә Зарипова
«Әлмәт политехник техникумы»
Илдар Ханнанов
Җитәкчеләр:
Гүзәл Илшат кызы Рамазанова – ”Казан педагогия көллияте”нең укыту-җитештерү гамәли эше буенча директор урынбасары.
Татьяна Павловна Хәбибуллина – тәрбия эше буенча директор урынбасары.
Татарстан вәкилләре катнашкан смена Социаль технологияләр үзәге белән берлектә оештырылган. Әлеге үзәк киләчәктә яшьләр белән эшләячәк кадрлар әзерли. Бу мәктәп лагерьларында балалар белән шөгыльләнәчәк белгечләр, иҗтимагый оешма һәм уку йортларының үзидарә органнары лидерлары һ.б.
Шуны да әйтергә кирәк, алда әле тагын берничә тематик смена узасы бар.