belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Рус теллеләр татарча олимпиадада көч сынаша

Рус теллеләр татарча олимпиадада көч сынаша

10 Oct, 2011 root 0
Татар теленннән олимпиада

КФУның Филология һәм сәнгать институты рус телле студентлар өчен быел да олимпиада уздырырга әзерләнә. Ул 1 ноябрьдә үтәчәк. Мондый чараның Халыклар бердәмлеге көне алдыннан оештырылуы тикмәгә түгел. Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең республикадагы дәүләт телләрен тиешле дәрәҗәдә белергә омтылышы да шушы чараның бер чагылышы.

Әлеге уку йортында мондый олимпиада уздыру инде матур бер гадәткә әйләнде. Анда катнашучылар саны да елдан-ел арта бара. Иҗади бәйге Татарстан Министрлар Кабинеты һәм Казан федераль университеты карары нигезендә әзерләнә. Олимпиаданы оештыру комитетының рәисе - профессор, филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Олимпиадада Татарстандагы барлык югары уку йортларында белем алучы рус телле студентлар катнаша ала. Алар лексик-грамматик һәм коммуникатив биремнәрне, текст белән эшләүне үз эченә алган язма турда, шулай ук аралашу ситуацияләренә бәйле номинациядә көч сынашачак.

Җиңүчеләрне үзенчәлекле бүләкләр көтә. Әмма иң зур бүләк, ул – ике дәүләт телен дә тирәнтен өйрәнүгә ирешү һәм шул белемеңне раслау.

Олимпиадада катнашу өчен гаризаларны 25 октябрьгә кадәр Татарстан урамы, 2 йорт, 312 нче бүлмә адресына җибәрергә кирәк.

Чыганак: http://intertat.ru

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 10.10.2011 - 00:14):https://belem.ru/node/3420