Соклану (нәсер)
9 Oct, 2011 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Сиринә Хәмидуллина, Бөгелмәдәге 6нчы мәктәпнең югары квалификацион категорияле укытучысы
Мин кардагы эзләрне юксынам. Ләкин күпме генә сагынмыйм, барыбер уйлата. Ял көне җитте исә, чаңгы тагып, урманга ашыгам.
Их, яратам да соң кышкы урманны!
Мин кышкы урманны күзәтәм. Кар өстенә, ак кәгазь битенә хәрефләр язылган сыман, эзләр уелган. Яхшылап күзәтсәң, ул эзләрдән күп нәрсә белергә була. Менә вак тамчылардай тычкан эзләре сибелгән. Ә алардан аз гына читтәрәк төлке эзләре аерыла.
Их, яратам да соң кышкы урманны!
Буталчык эзләргә яңадан йомшак кар ява һәм, ак кәгазь битенә язылган сүзләрдәй, аңа яңадан урман законнары языла башлый.
...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Соклану (нәсер) | 33.3 KB |
Предметлар: