Татарстан һәм Үзбәкстан дуслыгы
Күптән түгел Ташкентта «Росзарубежцентр» һәм Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллекләре бергәләп Татарстан Республикасын тәкъдир итүне үткәрде. Әлеге чара «Росзарубежцентр»ның Россия төбәкләренә багышлап үткәргән тематик чаралары кысаларында оештырылган.
Тәкъдир итү чарасына илчелекләр, Интернациональ мәдәни клублар, Үзбәкстанның милли иҗтимагый һәм дәүләт оешмалары вәкилләре һәм гаммәви мәгълүмат чаралары чакырылган иде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте.
Тәкъдир итү чарасында Татарстанның тарихы, фәне, мәгарифе, мәдәнияте, икътисады һәм шулай ук Татарстан һәм Үзбәкстан арасындагы динамикалы төстә үсеш алган тышкы икътисади элемтәләр турында киң мәгълүмат бирелгән.
Чара «Татарстан халыклары съезды» видеоролигын күрсәтү белән тәмамланды.
Чыганак: "Татар–информ"