“Авылның 100 талантлы баласы” социаль акциясендә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә
Татфондбанкның “Авылның 100 талантлы баласы” дип аталган социаль акциясендә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар агымдагы елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә. Бүгенге көнгә 350дән артык гариза килгән.
Башка еллардагы кебек, акциядә Арча, Балтач, Буа, Минзәлә, Балык Бистәсе, Азнакай, Биектау, Яңа Чишмә һәм Теләче районнары укучылары актив катнаша. Шулай да лидерлар булып Кукмара һәм Саба районнары кала.
Билгеле булганча, әлеге акциядә 2011-2012 уку елында 7-11 сыйныфта укучылар катнаша ала. Җиңү предмет олимпиадаларында һәм төбәк, төбәкара һәм бөтенроссия күләмендәге интеллектуаль конкурсларда алдынгы урыннарны алучыларга елмаячак. Алар барысы да ел дәвамында ай саен Татфондбанкның 1 мең сум күләмендәге махсус стипендиясен алып торачак. Стипендиатларны бүләкләү тантансы Казанда ноябрь аенда узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Фикерләр
Кунак
30 Сентябрь, 2011 - 12:51
Permalink
заявка
30 сентябрьдә (сәгать 11.38)"Авылның 100 талантлы баласы" акциясенә заявка җибәрдем,соңга калмадым микән? Рәхмәт!
root
30 Сентябрь, 2011 - 13:02
Permalink
Оештыру комитеты белән элемтә
Оештыру комитетының контакт мәгълүматы http://tfb.ru/100/contacts/ адресы буенча урнашкан.
Электрон почта: 100@tfb.ru
Телефон: (843)291-98-20, 291-17-41.
Факс: (843)291-17-61.