Татарстан Республикасы мәчетләре каршындагы курслар мөгаллимнәрнең I Республика киңәшмәсе
2011 елның 27 сентябрендә 10.00дә Россия ислам университетының (Казан шәһәре, Газ урамы, 19 йорт) актлар залында мәчет каршында дини гыйлем бирүче мөгаллимнәрнең I Республика киңәшмәсе үтәчәк.
Киңәшмә үзалдына түбәндәге максат-бурычларны куя:
Ислам дине гыйлеменең укыту сыйфатын үстерү, конфессия- һәм халыкара бердәмлек моделен ныгыту, мөселман уку-укыту берләшмәсен модернизацияләү процессына кертеп җибәрү.
Үткәреләсе чарада мәчет каршында дини гыйлем бирүче мөгаллимнәр өчен программа презентациясе дә күрсәтеләчәк.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре, Татарстан Президенты каршындагы дин эшләре идарәсе башлыгы җитәкчесе Марат Гатин, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Елена Скобельцына, Татарстан Республикасы иҗтимагый палата рәисе Илгиз Хәйруллин, Казан Федераль (Идел буе) университетеның педагогика һәм психология институты директоры Айдар Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һ.б. шәрәфле кунаклар катнашачак.
Чыганак: http://dumrt.ru
Фикерләр
root
2 Октябрь, 2011 - 22:40
Permalink
Киңәшмә турында мәгълүмат
Киңәшмә турында өлешчә мәгълүматны әлегә http://dumrt.ru/tt/node/1224 адресы буенча укый аласыз.
root
28 Сентябрь, 2011 - 10:56
Permalink
Булыр дип уйлыйм
Хөрмәтле "кунак"!
Диния нәзарәте белән элемтәгә кереп сөйләштек, программа презентациясен урнаштыру мөмкин булырга тиеш, диделәр.
Кунак
27 Сентябрь, 2011 - 16:43
Permalink
Бик кирэк!
Диния нэзарэте бик кирэк эш эшли. Алайса кайбер дин эхеллэре догаларынын мэгънэлэрен дэ белмилэр. Акыл булмаса дин белэн генэ булмый. Акыллы, иманлы тэрбия кирэк балаларга.
Нилэр булганын да язып чыгарсыз эле бу конференциядэ. Момкин булса программа презентациясен дэ сорап урнаштырыгызчы алардан, Казанда яшисез бит.