Бердәм дәүләт имтиханы вакытында тапшырыла торган мәҗбүри предметлар буенча минималь чик
20 Sep, 2011 root 2
Рособрнадзор 2012 елга Бердәм дәүләт имтиханы вакытында тапшырыла торган мәҗбүри предметлар буенча минималь чикне билгеләде. Рус теле өчен ул – 36 балл, ә математика өчен – 24 балл.
Билгеле булганча, 2011 елда Казан мәктәпләрен тәмамлаучылар рус теленнән – уртача 64,5 балл, математика 50,3 балл җыйган.
Быел укучылар 13 предметның унысын уртачадан югарырак балларга тапшырган. Бары биологиядән, информатикадан һәм Россия тарихыннан гына күрсәткечләр түбәнрәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты.
Фикерләр
Кунак
10 Май, 2012 - 22:19
Permalink
БДИ
Ә Россия тарихы фәненнән һәм татар теленнән 2012нче елга минималь баллар күпме?
root
11 Май, 2012 - 10:13
Permalink
Минималь баллар
Әлеге фәннәрдән минималь баллар Гособрнадзор тарафыннан имтихан узганнан соң гына билгеләнә. (җавап Мәгариф министрлыгыннан алынды)