Башкортостанда «Туган тел» фестивале уздырылды
Башкортостанның Бүздәк районы Күзәй авылында «Туган тел» татар мәдәнияте милли бәйрәме үткәрелде. Ул «Килимово» татар тарихи-мәдәни үзәге тарафыннан оештырылды.
Фестивальдә Бүздәк районы фольклор коллективлары катнашты. Анда район Администрациясе, Башкортостан республикасының Халыклар дуслыгы йорты, төрле иҗтимагый оешмалар, хәтта Латвиядән дә рәсми вәкилләр бар иде.
Кунакларны икмәк һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. Мәдәният йорты татар телен саклап калуга багышланган плакатлар белән бизәлгән иде. Милли ашлар, үзешчән сәнгать күргәзмәләре яныннан битараф кына узучы булмагандыр.
Концерт программасын «Туган тел» җыры белән «Саф хисләр» иҗат коллективы ачып җибәрде. Алып баручылар Миңнегөл Гәрәева һәм Рима Садыйкова татар теленең үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында сөйләделәр, татар язучы һәм шагыйрьләрен искә алдылар. Бәйрәм җыр-биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды.
Чара азагында Башкортостанның халыклар дуслыгы йорты методисты Газима Иштуганова бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтте, аларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, дип хәбәр итә Башинформ мәгълүмат агентлыгы.
Чыганак: http://www.intertat.ru