Татарстан энергетикасының барлыкка килүе һәм аның әдәбиятта чагылышы
Электр энергиясен җитештерә башлау, аны куллану кеше тормышын бик күп авырлыклардан азат иткән. Дөрес, бу процесс бик тиз генә бармый. Хәзерге Татарстан җирендә ул иң беренче тапкыр 1887 елда кулланыла башлый. Казан дары заводында электр генераторы урнаштырыла һәм ул биргән электр тогыннан беренче тапкыр лампочкалар кабына. Ә инде 1915 елда монда, беренче тапкыр буларак, көчәнеше 2100 Вт булган өч фазалы алмаш ток генераторы эшли башлый.
1895 елда Казанда Бельгиянең “Газ һәм электр” дигән акционерлык җәмгыяте электр станциясен эшләтеп җибәрә. Станция аз егәрлекле була һәм аның куәте шәһәр халкы ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитеп тә бетми. Шулай булса да, Казан революциягә кадәрге Россиядә электр энергиясе белән тәэмин ителгән иң яхшы 10 шәһәр арасында була.
1917 елгы революциядән соң станция исемен үзгәртә һәм “Кызыл таң” дип атала башлый. Ул 1926 елга кадәр эшли. Ә Казан губернасында исә электр энергиясе станцияләре бары тик 20 нче гасыр башында гына эшли башлый: 1913 елда – Чистайда, 1914 елда – Мамадышта.