Югары уку йортларында реформа
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко әйтүенчә, укуларын магистратурада дәвам итәргә теләүче студентлар өчен белем бушлай булачак. Бердән–бер шарт – бакалавриатураның бюджет бүлеген тәмамлау.
2008 елдан Россия югары белем алуда ике баскычлы системага күчә: бакалавриат (беренче баскыч) һәм магистратура (икенче баскыч).
Министр аңлатуынча, югары уку йортларында магистр һәм бакалавр исеменә укырга теләүчеләр санын киметәчәкләр. Урыннар теге яки бу өлкәгә кирәкле белгечләр саны буенча билгеләнәчәк. Ягъни, ихтыяҗ булган белгечлекләргә генә урыннар сакланачак. Бүгенге көндә магистрлар белән чагыштырганда бакалавраларга ихтыяҗ күбрәк икән. “Күпчелек яшьләр югары белем турында диплом алып тизрәк эшкә урнашырга тели. Аларга магистратура кирәкми”, – диде Андрей Фурсенко.
Чыганак: http://window.edu.ru