belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Казанның балалар йолдызлар фабрикасы тиздән үз эшен башлый

Казанның балалар йолдызлар фабрикасы тиздән үз эшен башлый

9 Aug, 2011 root 0
Балалар йолдызлар фабрикасы

Казанның балалар йолдызлар фабрикасы – “Иволга” эстрада театры төрле иҗат юнәлешләре буенча балалар җыю хакында игълан итә. Кастинг 1 сентябрь көнне сәгать 4-тә узачак.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, 4-12 яшьтәге балалар театрда эстрада вокалы, 4-15 яшьтәгеләр – эстрада хореографиясе, 9-15 яшьтәге үсмерләр бию белән шөгыльләнә алачак.

4-5 яшьтәге иң нәниләрне театрда комплексы – вокал, хореография һәм сәхнә осталыгына өйрәтәчәкләр.

Чыганак: http://www.kzn.ru/tat/

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 09.08.2011 - 08:04):https://belem.ru/node/3330