belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Мордовиядә «Туган телем, яшә!» этно-мәдәни лагере ачылды

Мордовиядә «Туган телем, яшә!» этно-мәдәни лагере ачылды

4 Aug, 2011 root 0

Мордовиянең Ичалковский районында «Туган телем, яшә!» дип аталган регионара этно-мәдәни лагерь ачылды. Бу форум быел өченче мәртәбә оештырыла һәм «Орленок» балалар сәламәтлеген ныгыту лагеренда уза.

Быел лагерьга Россиянең 9 төбәгеннән 85 укучы килгән. Аларның һәрберсе үзенчәлекле милли костюмнан. Ике атна дәвамында балалар иң яхшы укытучылар кул астында мокшан, эрзян һәм татар телләре буенча фәнни-тикшеренү проектларын тормышка ашырачак.

Шулай ук төрле КВН, брейн-ринглар да уздырылачак. Алар Мордовия халкы мәдәниятенә багышланачак. Шулай ук, төрле телләрдә иҗат итүче язучылар белән әңгәмәләр дә эшләп булыр, дип хәбәр итә mordoviatv.ru сайты.

Чыганак: http://intertat.ru


URL (яңартылу датасы: 04.08.2011 - 07:33):https://belem.ru/node/3327