belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Белем.ру порталының форумы югалган балаларны эзләүдә ярдәм күрсәтә башлады

Белем.ру порталының форумы югалган балаларны эзләүдә ярдәм күрсәтә башлады

1 Aug, 2011 root 1
Югалган балаларны эзләү

Белем.ру порталының форумы югалган балаларны эзләүдә ярдәм күрсәтә башлады. Форумның "Югалган балаларны эзләү" рубрикасында "Поиск детей - Татарстан" ("Балаларны эзләү - Татарстан") волонтерлар берләшмәсенең кайнар мәгълүматлары урнаштырылып барылачак. Шулай ук, Татарстан территориясендә баласы югалган теләсә кем әлеге форумга мөрәҗәгать итә ала.

Әлеге волонтерлар берләшмәсенең төп рәсми сайты: http://www.poiskdetei.ru. Балаларны эзләү буенча төп эшчәнлек әлеге сайтның форумында алып барыла: http://poiskdetei.ru/forums/.

Югалган балаларны эзләүдә порталыбыз кулланучылары да актив катнашсын иде дигән теләктә калабыз!

Likes: 
 

Фикерләр

root сурәте

root

3 Август, 2011 - 11:22

Permalink

Һәр 6 сәгать саен диярлек 1 бала гомерлеккә югала

Әлеге Бердәмлекнең Интернет челтәрендә рәсми Мәгълүмати агентлыгы ачылды: http://www.poiskdetei.info.

Әлеге агентлык мәгълүматы буенча һәр 30 минут саен 1 бала югала. Димәк, көненә 48 бала, елына якынча 15 меңгә якын бала. Әлеге балаларның мең ярымы табылмый, гомерлеккә югала.

Югалган балаларның якынча 1/3 өлеше үле килеш табыла.

Һәр 6 сәгать саен диярлек 1 бала гомерлеккә югала.

Әлеге балалар арасында безнең балаларыбыз, якын кешеләребезнең балалары да булырга мөмкин.

Бу эшкә җаваплылык белән карыйк, кулдан килгәнчә ярдәм итешик!


URL (яңартылу датасы: 01.08.2011 - 19:34):https://belem.ru/node/3326?page=0