Калмыкия халкы үз регионнарындагы бердәнбер махсус балалар хастаханәсенә ярдәм сорап АКШ президентына хат язган
Калмыкиянең балалар хастаханәсенә зур ремонт таләп ителә. Әлеге регионда ул - бердәнбер шундый махсус клиника. Инде өч-дүрт ел элек ремонт өчен күпмедер акча бүленеп бирелгән дә булган, әмма аның кая китүен белмиләр, бу акчалар - урланган.
Барак Обамадан ярдәм сорап хат язуга ни этәргән соң? Күптән түгел Калмыкиянең сугыш ветераны, шул исәптән америка әсирләрен азат китүдә катнашкан сугышчы, Россия Президентыннан һәм Хөкүмәтеннән озак еллар дәвамында яшәр урынын яхшырту өчен ярдәм ала алмау сәбәпле, консуллык аша Америка Президентына мөрәҗәгать хаты яза. Күп тә үтми Америка әлеге ветеранга ярдәм кулын суза.
Әлеге ысулның чынлап та эшләвен күргән Калмыкия халкы хәзер бары тик Америкадан гына ярдәм килүенә ышана.
Чыганак: http://www.newsland.ru/News/Detail/id/744812/cat/51