Бәхет бит ул ...
Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр, укучылар, укытучылар. Бүген без сезнең белән “Әйбәт гайбәт” дигән ток-шоуга җыелдык. Әңгәмәбезнең темасы: “Бәхет бит ул...”, ә төп геройларыбыз әти-әниләр, укучылар, укытучылар. Бу очрашуга әзерләнгәндә, бик күп роман-повесть, хикәяләр авторы, “Бөтентатар Кызыл Ай җәмгыяте” президенты Мәдинә Маликованың “Оҗмах балалары” пьесасын укырга тәкъдим ителгән иде. Хәзер, әйдәгез Мәдинә Маликованың тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып китик.
Мәдинә Маликованың тормышы һәм иҗат юлы сокландыргыч. Ул гомере буе җәмгыяви эшчәнлектә, иҗади эзләнүләрдә, төрле иҗтимагый хәрәкәтләрдә актив катнаша. Ул гомуми бер сәяси тормышта үзенең иҗади юлын башлап җибәрә. Аннан үзгәртеп кору чорының иҗтимагый-сәяси һәм милли проблемалар белән кызыксына, ә соңгы елларда аның күп кенә романнары барлыкка килә. 1990 нчы елларда ул, Кызыл Ай җәмгыятен оештырып, дистәдән артык ел буена аның президенты булып эшләп килә.
Мәдинә Габделхак кызы Маликова 1935 нче елның 5 августында Татарстанның Сарман районы Мортыштамак авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үз авылларында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1949-1954 нче елларда – Минзәлә педагогия училищесында, аннары Казан педагогия институтында укый. Институтның тарих-филология факультетын кызыл диплом белән тәмамлап, 1959-1964 нче елларда “Чаян” журналында корректор, 1964 нче елдан “Азат хатын” журналында әдәби хезмәткәр, ә 1978 нче елдан 1987 нче елга кадәр журналның җаваплы сәркатибы булып эшли. 1989 нчы елда ул Татарстан Язучылар берлегенең рәис урынбасары итеп сайлана. 1993 нче елдан – Бөтентатар Кызыл Ай җәмгыятенең президенты.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Бәхет бит ул ... (Мәдинә Маликова тормыш юлы һәм иҗаты буенча “Бәхет бит ул ...” темасына “Әйбәт гайбәт” дигән ток-шоу) | 12.39 KB |