Уку елы башыннан Әгерҗенең өч авылында бары тик башлангыч мәктәпләр генә калачак
Яңа уку елы башыннан Әгерҗенең өч авылында урта мәктәп бетерелеп, аларда башлангыч белем бирү учреждениеләре генә калачак, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы муниципаль районнары порталында.
Әлеге яңалыкны район Советы сессиясе барышында җиткерделәр. Сентябрьдән Яңа авыл, Крында һәм Үтәгән авылларында нибары башлангыч мәктәпләр генә укучыларны кабул итәчәк.
Оптимизация башлану сәбәпле сессиянең көн кадагында “2011-2012 елларга районның мәгариф учреждениеләре челтәрен үстерү” муниципаль максатчан программасы турында”гы сорау да игътибарсыз калмады. Мәгариф бүлеге башлыгы Александр Шамшурин үз чыгышында райондагы укучылар санына тукталды. Норма буенча ул шәһәрдә бер сыйныфка – 25, ә авылларда 14 укучы бала тәшкил итәргә тиеш. Әгерҗедә исә бу күрсәткеч 22,8 һәм 7,3.
Норматив буенча шәһәрдә бер укытучыга 17, ә авылда 11 укучы туры килергә тиеш. Әгерҗедә әлеге күрсәткечнең үтәлмәве белем бирүгә бер елга киткән чыгымнарны 44 миллион 380 мең сумга арттыра. Шуңа күрә мәктәпләрне ябудан кала башка чара юк, дип белдерде мәгариф идарәсе башлыгы.
Депутатларга тәкъдим ителгән программада белем бирү учреждениеләрен үзгәртеп кору чаралары тәкъдим ителгән. Үтәгән урта мәктәбендә белем алучы балалар моннан соң Кадыбаш мәктәбенә йөреп укыячак. Крында мәктәбе укучыларын да шундый ук язмыш көтә. Балаларны күрше авылларга йөртү өчен 5 автобус бүлеп биреләчәк.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru