Тәтештә, балалар булмау сәбәпле, Ямбакты башлангыч мәктәбен ябу планлаштырыла
“2010-2012 елларга Тәтеш муниципаль районы мәгариф учреждениеләре челтәрләрен үстерү”нең муниципаль программасын тормышка ашыру планы нигезендә, быелның 1 сентябреннән районның биш урта мәктәбе – Олы Тормы, Бессоново, Сөендек, Жуково һәм Келәш – башлангыч; Кошки-Новотимбаево – төп; Кече Шәмәк һәм Зур Әтрәч төп мәктәпләре башлангыч итеп үзгәртеләчәк. Балалар булмау сәбәпле, Ямбакты башлангыч мәктәбен ябу планлаштырыла. Алекина Поляна башлангыч мәктәбенең 1-4нче сыйныф укучылары Федоровка башлангыч мәктәбендә белем алачак, дип хәбәр итә “Тәтеш таңнары” газетасы.
Бу мәгълүматларны социаль сәясәт мәсьәләләре буенча район Советының даими комиссиясе утырышында мәгариф бүлеге башлыгы Илдар Фәткуллов җиткерде. Мондый җитди үзгәртеп корулар – мәҗбүри чара. Норма буенча һәр сыйныфта 25 бала (шәһәр) булырга тиеш һәм бу күрсәткечкә Тәтештәге 1нче һәм 2нче урта мәктәпләр генә (25,2 һәм 21) җавап бирә, ә татар мәктәбендә – 5,5 бала. Авылларда 14 урынына сыйныфларда нигездә 1-5 укучы гына. Республика буенча бер укучыга уртача бюджет чыгымы 41 мең 800 сум урынына районда статистика түбәндәгечә: Сөендек мәктәбендә – 84 мең 960 сум, Кошки-Новотимбаевода – 126 мең 469 сум, Келәштә – 84 мең 603 сум, Олы Тормыда – 90 мең 157 сум, Бидәңгедә – 117 мең 226 сум.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru