РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында һөнәри белем бирүче уку йортларына укырга кабул итү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшли башлады
6 Jul, 2011 root 0
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында һөнәри белем бирүче уку йортларына укырга кабул итү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшли башлады.
“Кайнар линия” көн саен, шимбә һәм якшәмбедән кала, иртәнге сәгать сигездән көндезге сәгать өчкә кадәр эшли. Үзеңне кызыксындырган сорауларны +7 (499) 237-46-51, +7 (499) 237-88-83; +7 (499) 236-75-95 телефоннары һәм priem@mon.gov.ru электрон адресы аша юлларга була.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, “кайнар линия”гә килгән хәбәрләр, министрлыкта махсус оештырылган эшче төркемгә, 2011 елның кабул итү кампаниясенә нәтиҗә ясар өчен, җибәреләчәк.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru