“Костер” лагеренда татар телен өйрәтү максатыннан оештырылган “Дуслык” төбәкара сменасы эшли башлады
5 Jul, 2011 Раил Гатауллин 0
Быел Россия төбәкләрендә тупланып яшәгән милләттәшләребез балалары өчен татар телен өйрәнү максатыннан оештырылган “Дуслык” төбәкара профиль сменасы 2-19 июль көннәрендә “Костер” лагеренда уза. Кичә, 4 нче июль көнне, “Дуслык” төбәкара профиль сменасы ачылу тантанасы үткәрелде.
Бу сменада Россиянең егерме төбәгеннән һәм Казахстаннан 13-17 яшьтәге 150 укучы – олимпиадалар, бәйгеләр, балалар иҗтимагый оешмалары берләшмәләре һәм оешмалары активистлары катнаша. Төбәкара профиль сменасы кысаларында галимнәр, вуз укытучылары, язучылар, талантлы яшьләр белән очрашулар узачак. Миллләттәшләребез Болгарда, Арча районының Тукай белән бәйле Яңа Кырлай авылында, Казанның истәлекле урыннарында булачак.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru