Ә. Ясави исемендәге казах-төрек университеты төрки халыклар яшәгән илләр һәм төбәкләрдән яшьләрне укырга чакыра
30 Jun, 2011 Раил Гатауллин 0
Казахстанның Төркестан шәһәрендәге Әхмәт Ясави исемендәге халыкара казах-төрек университеты төрки халыклар яшәгән илләр һәм төбәкләрдән студентлар җыю турында хәбәр итә: яшьләрне бакалавриат буенча бушлай белем алырга чакыра.
Моның өчен казах һәм төрек телләрен белергә кирәк. Белмәгән очракта, бер ел дәвамында әзерлек курсларында телне өйрәнергә мөмкин. Уку чорында студентларга стипендия түләнә, тулай торакта урын бирелә. Укырга 30 яше тулмаган, урта белеме булганнар кабул ителә.
Гаризаларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына 2011 елның 5 июленә кадәр тапшырырга кирәк.
Кабул итү имтиханы мәктәп программасы буенча тест рәвешендә министрлык бинасында 6 июльдә иртәнге якта үткәрелә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru