Милли музей шәһәр балаларын Сабантуйга җыя
Татарстан Республикасы Милли музее июнь аенда Казан шәһәренең мәктәп һәм лицейларының җәйге лагерьларында ял итүчеләр өчен «Сабантуй» дип исемләнгән күчмә музей дәресе үткәрә.
Бәйрәмдә катнашучыларны аның башлану тарихы белән таныштырачаклар. Иң элек ул Казан татарларының борынгы бәйрәме булып саналса, ХХ гасыр да милли статус ала һәм ике халык бәйрәмен – Сабантуй һәм Җыенны берләштерә. Республикада Сабантуй интернациональ яңгыраш алып кына калмыйча, Татарстаннан читтә - Республиканың төрле шәһәрләре һәм өлкәләрендә дә үткәрелә.
Сабантуйны дуслык бәйрәме дип йөртәләр. Ул Татарстанда яшәүче барлык милләтләрне берләштерүче бәйрәм. Сабантуй татарларның, русларның, чувашларның, марийларның һәм башка милләтләрнең берлеген сурәтләүче бәйрәм.
Сабантуйның яхшы һәм данлы гореф-гадәтләре турында сөйләгәннән соң, саф һавада уеннар башланып китә. Балалар күңелле һәм мавыктыргыч ярышларда “Галошларда йөгерү”, “Йомырка белән йөгерү”, “Кашык белән су ташу”, “Чүлмәк вату” һәм башка уеннарда катнашып, үзләренең җитезлеген һәм булдыклылыгын күрсәтә ала.
Бәйрәмнең барлык катнашучылары Татарстан Республикасы Милли музееның истәлекле бүләкләре белән бүләкләнәчәк.
Чыганак: http://intertat.ru