Россиядә укытучыларны да наркотикларга һәм ВИЧка тикшерергә телиләр
18 Jun, 2011 Раил Гатауллин 0
Әлеге тәкъдим депутат Михаил Москвин тарафыннан Мәскәү шәһәре думасына закон проекты буларак әзерләп кертелгән. Бу тәкъдим наркомания, токсикомания, алкоголизм кебек яман чирләрдән саклану йөзеннән кертелергә тиеш, дип фикер йөртә аның авторлары. Бераз төзәтмәләр кертергә кирәк дип санасалар да, бу идеяне "Бердәм Россия" депутатлары бердәм хуплаганнар һәм укытучыларны гел шулай тикшереп торуны кирәк дип санаганнар.
Әмма әлегә вице-премьер Вячеслав Володин бу тәкъдимне кире каккан, чөнки Министрлар кабинетының моңа акчасы юк икән.
http://www.newsland.ru сайтыннан