Каюм Насыйри исемендәге премия бирү турында
9 Jun, 2011 Раил Гатауллин 0
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1995 елның 19 нчы июненнән һәм 2010 елның 30 нчы декабреннән кабул ителгән "Каюм Насыйри исемендәге премия турында"гы 396 һәм 1141 нче номерлы карарлары нигезендә педагогик коллективларга, мәктәпкәчә белем бирү, гомуми урта, башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә ел саен Каюм Насыйри исемендәге премия бирелә.
Әлеге хәбәребездә сезгә 2010 нчы ел өчен Каюм Насыйри исемендәге премияләр бирелү турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карарын ирештерәбез.