"Сабантуй"да янәдән викторина!
7 Jun, 2011 Раил Гатауллин 0
"Сабантуй" балалар һәм яшүсмерләр газетасы инде җәй җиткәч тә балаларны төрле бәйгеләрдән өзми. Газета игълан иткән яңа викторина "Син чәчәкләрне беләсеңме?" дип атала.
Викторинада 8 сорау гына булса да, аңа җавапларны төгәл һәм тулы итеп бирергә тырышырга кирәк. Җаваплар 1 июльгә кадәр кабул ителә. Викторина сораулары белән газетаның форум өлешендә танышырга була.