Табигать ярдәм сорый
Болгар шәһәренең икенче урта мәктәбе базасында “Табигать ярдәм сорый” икенче районара (Әлки кунаклары катнашында) экология конференциясе булды, дип хәбәр итә “Яңа тормыш” хәбәрчеләре. Аны мәгариф бүлеге, Балалар иҗат йорты һәм “Спас” дәүләт заказнигы оештырды.
Яшь экологларның еллык эшенә һәм “Парклар маршы” халыкара табигатьне саклау акциясенә нәтиҗәләр ясалды. Бу вакыт эчендә шактый эшләр башкарылган. “Күбрәк кислород” федераль программасы кысаларында кайбер мәктәпләр каршында питомниклар утыртылган. Болгар музей-тыюлык территориясендә йөзләгән агач утыртылды. “Парклар маршы” активистлары экология десантлары составында сулык тирәләрен, урманнарны чистарткан, кошлар өчен оялар ясап куйган, табигатьне саклаучы башка чараларда катнашкан. Заказник хезмәткәрләре шәһәр урта, Куралово, Танкеевка, Өчкүл, Антоновка, Бураково, Полянка, Никольск, коррекция һәм санаторий мәктәп укучыларының аеруча актив булуын билгеләп үтте.
Конференциядә укучылар, укытучылар, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы, “Спас” заказнигы, җәмәгать экология оешмасы вәкилләре табигатьне саклауның төрле үзенчәлекләрен яктыртты, аеруча әһәмиятле һәм саклана торган территорияләрдә үткәргән тикшерү нәтиҗәләре белән уртаклашты. Балаларның тирә-як мохитне саклау белән кызыксынулары билгеләп үтелде. “Парклар маршы” акциясе кысаларында игълан ителгән иҗади конкурсларда актив катнашулары моңа бер дәлил булып тора. Конкурсларда Спас һәм Әлки районнарыннан 900 дән артык укучы катнашкан.
Үсеп килүче буынга экология буенча тәрбия бирү эшен уңышлы алып барган һәм Җир Хартиясе принципларын тормышка ашырган өчен Антоновка һәм Полянка мәктәпләренә “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәте дипломнары тапшырылды.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru